Гибадуллин Асхадулла Сибгатович
Дата рождения: 1911
Место рождения: Арский район
Минем картбабам Гыйбадуллин Әсхәт Сибгатуллович 1911 елда Арча районы Бирәзәбаш авылында туган.Ул Арча МТСында баш бухгалтер булып эшләгән.
1941 елны үз теләге белән сугышка китә.Ул 1945 елның яз аенда Белоруссия урманнарында каты яралана, аны басуда эшләп йөргән хатыннар табып алып госпитальга озаталар .Анда дәвалангач ,сугышка яраксыз дип туган ягына кайтарып жибәрәләр.Бабам туган якларына әйләнеп кайта,ләкин 1945 елның 12 апреленда "Без бармыйча сугыш бетми !"дип кире фронтка китә.Шуннан соң хәбәрсез югалучылар исемлегенә керә....
Картәби ике баласы,һәм карынында яралган бер баласы белән тол кала....99 яшенә кадәр яшәгән,бабайны һаман кайтыр дип көткән.Мине,оныкчыгын Исламны да кулларында тотып калырга өлгерде.
Бабамны Румыния башкаласы Бухарестта туганнар каберлегендә күмелгән дип уйлыйлар.
Мин шундый батыр,үз ватаны өчен гомерен биргән бабам Әсхәт белән бик горурланам!